ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Рәсми Татарстан

МАКС-2019 салонында Путин һәм Эрдоган Казанда ясалган Ми-38 вертолетын карады

27 август 2019, 15:36 , Фото: kremlin.ru

МАКС-2019 салонында Путин һәм Эрдоган Казанда ясалган Ми-38 вертолетын карады Казан вертолет заводы беренче тапкыр VIP-салонлы күпмаксатлы Ми-38 вертолетын тәкъдим итте.

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Россия дәүләте башлыгы Владимир Путин һәм Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, авиация техникасының яңа үрнәкләре куелган МАКС-2019 халыкара авиация-космик салонын ачу тантанасында булды. Дәүләт җитәкчеләренә Казанда җитештерелгән яңа Ми-38 вертолетын күрсәттеләр. Бу хакта Россия Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган экспозицияне карады, Россиянең яңа Су-57 һәм Су-35 истребительләре, Ка-62 вертолеты һәм авыр Ми-38 вертолеты белән танышты.

Авиасалонны ачу тантанасында Владимир Путин Россиянең чит ил партнерларын һәм Төркия делегациясе вәкилләрен Россия авиасәнәгатенең казанышлары һәм соңгы буын Россия Һава-космик көчләренең техник мөмкинлекләре кызыксындыруын әйтте. Ә бу үзара файдалы хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ача.

«Быелгы МАКС-2019 халыкара авиация-космик салоны инновацияләре арасында белгечләр һәм тамашачылар өчен дә пилотсыз комплекслар, кече һәм эшлекле авиация өчен актуаль һәм перспектив эшләнмәләр, шулай ук гражданлык авиациясе өлкәсендә МС-21 магистраль самолеты, Ми-38 һәм Ка-62 вертолетлары кебек алдынгы проектлар кызыклы», – диде Россия Президенты.

Казан вертолет заводы МАКС-2019 авиасалонында беренче тапкыр VIP-салонлы яңа күпмаксатлы Ми-38 вертолетын күрсәтте.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10