ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Tat Cult фестивалендә төп сәхнәнең хедлайнеры Зуля Камалова булачак

27 август 2019, 16:00 , Фото: Султан Исхаков/архив

Tat Cult фестивалендә төп сәхнәнең хедлайнеры Зуля Камалова булачак Казан Кремле территориясендә узачак фестиваль программасында утыздан артык чыгыш каралган.

(Казан, 27 август, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). 30 август – Республика көнендә Казан Кремле территориясе Tat Cult шәһәр мәдәнияте һәм сәнгате фестивале мәйданына әвереләчәк. Төп сәхнәнең хедлайнеры танылган татар җырчысы Зуля Камалова булачак. Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов әйтте.

“Көндезге уникедән төнге уникегә кадәр Казан үзәге – Кремльдә Tat Cult шәһәр мәдәнияте һәм сәнгате фестивале узачак. Быел фестивальнең музыкаль өлеше өчкә бүленгән – төп (рок һәм фолк), кече (Интернет йолдызлары) һәм электрон мәйданчыклар булачак”, - диде спикер.

Фестиваль программасында утыздан артык чыгыш, шулай ук кино күрсәтү, спектакльләр, инсталляцияләр һәм дизайн-маркет каралган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10