ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнеше 630 млн долларга җитте

27 август 2019, 14:53 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнеше 630 млн долларга җитте "Үзара хезмәттәшлеккә ихтыяҗ товар әйләнеше күләменә дә уңай тәэсир итте", - диде Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 27 август, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика белән Кытай арасында үзара товар алмашу күләме 630 млн долларга җитүен әйтте. Бүген ул Казан Кремлендә Кытай Халык сәяси консультатив советы рәисе урынбасары Ван Юнцин әфәнде белән очруда шул хакта сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Ван Юнцин Казанга WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатының ябылу тантанасында катнашу өчен килде, чарада WorldSkills флагы Кытай вәкиллләренә тапшырылачак, анда инде WorldSkills Shanghai-2021 дөнья чемпионатына әзерлек эше бара. Казандагы чемпионатта Кытайдан 63 ярышчы һәм 56 эксперт - катнаша. 

ТР Президенты Россия һәм Кытай Халык Республикасы җитәкчелегенә төбәкара элемтәләргә уңайлы шартлар булдырулары өчен рәхмәт белдерде. Төбәкләр мөнәсәбәтләренә игътибарны узган ел һәм бу елны Россия белән Кытай арасында Төбәкара хезмәттәшлек еллары итеп игълан итү күрсәтә.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с Заместителем председателя Народного политического консультативного совета Китая г-ном Ваном Юнцином

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча Россия-Кытай товар әйләнеше күләме 24,5 процентка артты һәм 108 млрд доллар тәшкил итте. Кытай Халык Республикасы оештырылуга 70 ел тулу елында безнең илләр арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләргә дә 70 ел тула.

Татарстан Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, бизнес багланышлары, делегацияләр белән алышу эше бара. Кытай җитәкчелегенең берничә кат Татарстанга килгәне бар. Татарстанлылар да Кытайда кунакта еш була. Бүгенге көнгә Татарстан белән Кытай провинцияләре арасында 7 килешү, муниципаль берәмлекләр арасында 14 килешү имзаланган.

Ван Юнцин Казанда WorldSkills дөнья чемпионатын уздыру югары дәрәҗәдә булуын ассызыклады. Һәм Татарстан белән Кытай провинцияләре арасында хезмәттәшлекнең Россия-Кытай дуслыгының ачык үрнәге булуын искәртте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10