ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Республика көнендә Казанда салют карау өчен иң яхшы урыннар билгеле булды

27 август 2019, 15:23 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Республика көнендә Казанда салют карау өчен иң яхшы урыннар билгеле булды 30 августта Татарстан башкаласында бәйрәм салюты 22:00 сәгатьтә башланачак һәм биш минут дәвам итәчәк.

(Казан, 27 август, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Кремль яр буе һәм “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйдан 30 август - Республика көнендә Казанда бәйрәм салюты карау өчен иң яхшы урыннар булачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан шәһәре башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Авзалов әйтте.

“Кремль яр буе һәм “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйдан 30 август - Республика көнендә Казанда салют карау өчен иң яхшы урыннар булачак. Салют вакытында “Рондо” музыкаль төркеменең финал чыгышы  булачак һәм биш минут дәвам итәчәк”, - диде спикер.

30 августта Казан халкын һәм шәһәр кунакларын масштаблы бәйрәм программасы көтә. Традиция буенча ул Казансу елгасы аквоториясендә бәйрәм салюты белән төгәлләнәчәк. Фейрверк 22:00 сәгатьтә башланачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10