ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әлмәт театры юбилей тантанасына әзерләнә

27 август 2019, 15:00 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Әлмәт театры юбилей тантанасына әзерләнә
Театрның юбилей тантанасы 31 октябрьгә билгеләнгән.

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Әлмәт театрының 75 еллыгына багышланган юбилей тантанасы 31 октябрьгә билгеләнгән. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә.

«Театр юбилеена әзерләнеп, фойега үзгәрешләр кертәбез. Артистларның фойега куелган фотоларын да алыштырабыз - профессиональ фотограф чыгардык. Безнең бит һәр премьерага йөри торган театраль тамашачыбыз бар. Алар өчен ниндидер яңалык булсын дип тырышабыз», - ди театр директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Театр юбилей уңаеннан затлы фотоальбом, сувенирлар әзерли. Хәзерге вакытта театрның 75 еллыгын чагылдарган кичә сценарие әзерләнә.

  • Әлмәт театры 1944 елда Әлмәт мәдәният йорты базасында ачыла. 1979 елда «Ай булмаса йолдыз бар» спектакле өчен пьеса авторы Туфан Миңнуллин, куючы режиссер Гали Хөсәенов, төп рольне башкарган күренекле актриса Дамира Кузаева Тукай исемендәге дәүләт премиясенә ия булалар. Әлмәт театры – «Алтын битлек» театры премиясе номинанты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10