ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әлмәт театрының юбилей сезоны «Эзоп» спектакле белән ачыла

27 август 2019, 14:26 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Әлмәт театрының юбилей сезоны «Эзоп» спектакле белән ачыла Премьера 18 октябрьгә билгеләнгән.

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Әлмәт театрының 75нче юбилей сезоны «Эзоп» спектакле белән ачылачак. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә.

Спектакльне театр сәхнәсендә Чаллының «Мастеровые» театрының баш режиссеры Денис Хөснияров куя. Хәзерге вакытта театрда репетицияләр бара.

«Спектакльне куярга Денис Хөснияровны бер ел элек чакырган идек. Җәй көне пьесаны тәрҗемә итеп әзерләп куйдык. Ниһаять, репетицияләр башланды. Артистларга бу режиссер белән эшләү бик ошый. Ксанф роленә Динар Хөснетдинов билгеләнде», - ди театр директоры Фәридә Исмәгыйлева.

«Эзоп» - спектакльнең эшче исеме. Әсәр Гильерме Фигейредоның «Төлке һәм виноград» пьесасы буенча куела. Заманында әлеге спектакль Камал театрында куелган булган. Рольләрдә Ренат Таҗетдинов, Шәхсәнәм Әсфәндиярова уйнаган.

«Эзоп» спектакленең премьерасы 18 октябрьгә билгеләнгән.

  • Спектакль “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында чыгарыла.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10