ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills ярышларында катнашкан Казан кызы "1С" компаниясенә стажировкага бара

27 август 2019, 14:46 , Фото: Салават Камалетдинов

WorldSkills ярышларында катнашкан Казан кызы Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы студенты ярышларда нефть компаниясе өчен эчке система ясап күрсәткән.

(Казан, 27 август, “Татар-информ”). Эшче һөнәрләр буенча WorldSkills 2019 дөнья чемпионатында катнашкан Айгөл Солтанова “1С” фирмасында стажировка үтү хокукын алды. Диплом һәм өченче урын медален аңа фирмага нигез салучы Борис Нуралиев тапшырды.

“Чемпионат миңа бик күп яңа мөмкинлекләр бирде. Мин 1С-программист буларак hard skillsны гына түгел, ә soft skillsны да ныгыттым. Бу түземлелек, стресска чыдамлылык, үзконтроль кебек сыйфатлар”, - диде Айгөл журналистларга.

Кыз “1С платформасында бизнес өчен ИТ программа чишелешләре: Оешма” компетенциясендә катнашты. Ул Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының 4 курсына күчкән. Моңа кадәр Айгөл WorldSkillsның илкүләм һәм төбәк чемпионатларында беренче урыннарны алган иде.

“Ярышларда без хезмәткәрләр өчен булган “Казан Нефть” системасы ясадык. Анда скважиналар белән идарә итү системасы, мобиль кушымталар бар иде. Мәсәлән, скважинаны сайлап алырга була, шуннан соң диаграмма барлыкка килә һәм ул аның составын күрсәтәчәк”, - дип аңлатты чемпионат катнашучысы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10