ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ольга Павлова: WorldSkills Россиядә ресурс үзәкләре үсешенә этәргеч бирәчәк

27 август 2019, 13:50 , Фото: пресс - служба Депутата Госдумы РФ Ольги Павловой

Ольга Павлова: WorldSkills Россиядә ресурс үзәкләре үсешенә этәргеч бирәчәк Дәүләт Думасы депутаты эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатының эшлекле программасында катнашты.

(Казан, 27 август, “Татар-информ”). WorldSkills чемпионаты илдәге ресурс үзәкләрен үстерергә ярдәм итәчәк. Россия Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше комитеты әгъзасы Ольга Павлова “Казан Экспо” мәйданчыгында яшьләрне эш белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлдә шул хакта әйтте. 

Үз чыгышында парламентарий Россия икътисадының җитештерү өлкәсе мөмкинлекләре үсә һәм бу квалификацияле кадрларга ихтыяҗны арттыра диде. “Яңа белгечлекләр һәм мәгариф стандартлары бары тик дәүләт һәм зур бизнес ярдәме, законнар нигезендә генә нәтиҗәле үсә ала”, - диде Ольга Павлова.

Депутат түгәрәк өстәлдә катнашучыларны яшьләрнең хезмәт һәм мәшгульлек мәсьәләләрен, инвалидларны эш белән тәэмин итүне оештыруны җайга салучы Россия законнары белән таныштырды. Ольга Павлова сүзләренчә, Казанда узган WorldSkills чемпионаты эшче һөнәрләренең абруен арттырырга һәм һөнәри белем бирүне үстерүгә ярдәм итәчәк.

“Казандагы чемпионат республикада һәм гомумән илдә, һөнәри белемне үстерүгә, эшче һөнәрләрне популярлаштыруга этәргеч бирәчәк. Киләчәктә ресурс үзәкләре дә, тармак советлары да үсәчәк. Киләчәк югары квалификацияле, яңа технологияләр һәм чишелешләр кертергә, яңа техник чаралар уйлап табарга сәләтле эшчеләр кулында булачак дип ышанам”, - диде Дәүләт Думасы депутаты.

  • “Яшьләр мәшгульлеге һәм киләчәк хезмәте тармаклары” темасына түгәрәк өстәл “Казан Эскпо”да WorldSkills Кazan 2019 45 нче дөнья чемпионаты эшлекле программасы кысаларында узды. Чара Халыкара хезмәт оешмасының 100 еллыгына багышланган.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10