ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

«Әкият» курчак театры Чабаксар фестиваленнән диплом белән кайтты

27 август 2019, 12:53 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

«Әкият» курчак театры Чабаксар фестиваленнән диплом белән кайтты «Йолдыз тапкан кыз» спектакленең пьесасын Фәнис Яруллин әкиятенә нигезләнеп Ркаил Зәйдулла язган.

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). «Әкият» курчак театры Чабаксар шәһәрендә узган «Карусель сказок» халыкара фестиваленнән «Образларны профессиональ югарылыкта иҗат икән өчен» диплом белән кайтты. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Театр фестивальгә Фәнис Яруллин әсәре буенча куелган «Йолдыз тапкан кыз» спектаклен алып барган. Сәхнә әсәре театр тәнкыйтьчеләре тарафыннан уңай бәяләнгән.

«Без үзебез спектакльне күрсәтеп кенә калмадык, башкаларны карап, курчак театры сәнгате үсешен күзалладык, тәнкыйтьчеләр сүзен тыңлап киңәшләрен алдык», - диләр театр вәкилләре.

  • «Карусель сказок» халыкара фестивале Чабаксарда 18 – 24 август көннәрендә үткән. Фестивальнең экспертлар советында «КукАрт» халыкара театр фестивале вице-президенты Виктор Шрайман, Чувашия Республикасы халык артисты Геннадий Медведев, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов һәм башкалар булган.
  • «Йолдыз тапкан кыз» спектакленең пьесасын Фәнис Яруллин әкиятенә нигезләнеп Ркаил Зәйдулла язган. Режиссер - Илдус Зиннуров.
  • Фестивальдә Бангладеш, Белоруссия, Германия, Казахстан, Кытай, Куба, Япония театрлары һәм Россиянең унбиш төбәгеннән театрлар катнашкан.
     

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10