ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Екатеринбургта мәчет төзү карары бертавыштан хупланды

27 август 2019, 13:17 , Фото: tatur.tatarstan.ru

Екатеринбургта мәчет төзү карары бертавыштан хупланды Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллегенә Ислам бизнесы халыкара ассоциациясе президенты Марат Кабаев килгән.

(Казан, 27 август, “Татар-информ”). Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге бинасында өлкәдәге мөселманнарның мәдәни һәм рухи үсеш мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә Екатеринбург үзәгендә һәм шәһәр районнарында мәчет төзү карары бер тавыштан хупланган. Бу турыда Вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

26 августта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге бинасында өлкәдәге мөселманнарның мәдәни һәм рухи үсеш мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узган. Анда Свердловск өлкәсендәге биш Диния нәзарәтенең, милли-мәдәни һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре катнашкан.

Шул ук көнне Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллегенә Ислам бизнесы халыкара ассоциациясе президенты Марат Кабаев килгән. Татарстан Республикасының даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов аңа вәкиллекнең эшчәнлеге турында сөйләгән. Шулай ук вәкиллек урнашкан йортны - татар сәүдәгәрләре Агафуровларның тарихи бинасын күрсәткән. 

Киңәшмәдә катнашучылар Свердловск өлкәсендә һәм Екатеринбургта мөселман традицияләрен һәм мәдәни йолаларны үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты, диелә хәбәрдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10