ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Тавыш бирү бюллетеньнәрен сайлау комиссияләренә атна ахырына кадәр тапшырачаклар

27 август 2019, 12:12 , Фото: Рамиль Гали/архив

Тавыш бирү бюллетеньнәрен сайлау комиссияләренә атна ахырына кадәр тапшырачаклар Республика парламентына сайлаулар 2019 елның 8 сентябрендә Бердәм тавыш бирү көнендә булачак.

(Казан, 27 август, “Татар-информ”). “Идел-пресс” нәшриятында алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау өчен тавыш бирү бюллетеньнәрен бастыру төгәлләнеп килә. Атна ахырына кадәр бюллетеньнәр территориаль сайлау комиссияләренә тапшырылачак. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“29 августта сайлау бюллетеньнәрен әзерләү, кайтару, саклау һәм юкка чыгаруны контрольдә тоту буенча эшче төркем, Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары катнашында бюллетеньнәр салынган паллетлар территориаль сайлау комиссияләренә тапшырылачак”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

Бердәм округ буенча тавыш бирү өчен барлыгы 2,9 млн һәм бер мандатлы сайлау округы буенча тавыш бирү өчен шуның кадәр үк бюллетень бастырылачак. “Һәр бюллетеньнең саклагыч тангир челтәре бар. Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясендә расланган бюллетень тексты республиканың ике дәүләт телендә – татар һәм рус телләрендә язылган”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

Бюллетеньдә республика округы буенча партияләр исемлеге жирәбәдә ачыкланган тәртиптә булачак. Беренче урында “Бердәм Россия” тора, аның артыннан “Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлары партиясе”, КПРФ, “Россия коммунистлары”, “Гадел Россия”, РОСТ һәм ЛДПР партияләре бара. Бер мандатлы округ буенча тавыш бирү бюллетенендә теркәлгән кандидатлар исемлеге алфавит тәртибендә урнашкан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10