ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан егете WorldSkillsта мобиль кушымталар ясау буенча беренче булды

27 август 2019, 11:33 , Фото: Михаил Захаров

Татарстан егете WorldSkillsта мобиль кушымталар ясау буенча беренче булды Future Skills Татарстан җиңүчесе ярышлар вакытында 5 килограммга ябыгуын әйтте.

(Казан, 27 август, “Татар-информ”, Әдилә Зыятдинова). Татарстан спортчысы Тимерлан Рәхмәтуллин Future Skills “Мобиль кушымталар эшләү” компетенциясендә беренче булды.

“Ярышларда барысы да килеп чыкты, мин бик шат. Бу чемпионатта мин 5 килограммга ябыктым, кире җыярмын дип уйлыйм”, - диде “Татар-информ” журналистына чемпионат җиңүчесе.

WorldSkills хәрәкәте тарихында беренче тапкыр дөнья чемпионаты программасына югары технологияле җитештерү һәм цифрлы икътисад шартларында ихтыяҗ булган перспективалы һөнәрләр буенча Future Skills ярышлары кертелде.

Future Skillsның 25 компетенциясе буенча ярышлар дөнья чемпионаты зачетыннан тыш уздырылды. Аларда 17 илдән 170 кеше катнашты. Аларның һөнәри осталыкларын 100 дән артык Россия һәм чит ил экспертлары бәяләде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10