ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Резюмеларда яңа графа барлыкка киләчәк

27 август 2019, 11:17

Эшкә урнашканда, Россия халкы волонтерлык тәҗрибәсе турында да хәбәр итә алачак.

(Казан, 27 август, “Татар-информ”). Россиядә яшәүчеләр 2020 елда резюме урнаштырганда үзләренең волонтерлык тәҗрибәсе турында да хәбәр итә алачак. Һәм резюмеда тиешле билге барлыкка киләчәк. Бу хакта Россиянең Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте җитәкчесе Денис Васильевка сылтама белән “Российская газета” хәбәр итә.

“Волонтерлык тәҗрибәсе бик мөһим һәм эш эзләүченең характерының ныклы үзенчәлеге булып тора”, - диде Васильев.

Басма хәбәр иткәнчә, хөкүмәт 2025 елга кадәр Волонтерлыкны үстерү концепциясен тормышка ашыру планын раслаган. Ул “Добровольцы России” волонтерлыгын үстерү өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасын «Общероссийская база вакансий "Работа в России" мәгълүмати-аналитик системасы белән интеграцияләүне күздә тота. Бу эшкә урнашканда волонтерлык эшчәнлеге тәҗрибәсен исәпкә алу өчен эшләнә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10