ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Буа дәүләт сатира театры Казахстанда чыгыш ясаячак

27 август 2019, 09:45

Тамашачыларга "Әкәмәт-кәмит", рус телендә "Муму" һәм балалар өчен "Светофор" спектакле тәкъдим ителәчәк.
(Казан, 27 август, "Татар-информ"). 21 сентябрьдән Буа дәүләт сатира театры Казахстанда узачак гастрольләре вакытында татарлар күпләп яши торган тугыз шәһәрдә чыгыш ясарга ниятли. Бу хакта театр сайтында хәбәр ителә. 
 
Тамашачыларга "Әкәмәт-кәмит", рус телендә "Муму" һәм балалар өчен "Светофор" спектакле тәкъдим ителәчәк. 
 
Моннан тыш Буа театры сентябрь-октябрь айларында Россиянең Әстерхан, Орск, Оренбург, Омск, Волгоград шәһәрләрендә дә чыгыш ясарга ниятли.  
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10