ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Төмән өлкәсендә Тимур Насыйров исемендәге ат чабышлары чемпионаты узачак

27 август 2019, 09:14

Чапкыннарның барысы да спорт остасына кандидатлар, бөтенроссия һәм халыкара ярышлар җиңүчеләре.
(Казан, 27 август, "Татар-информ"). 31 август көнне Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде авылында Тимур Насыйров истәлегенә ат чабышы буенча Урал федераль округы чемпионаты узачак. Бу хакта Төмән Татар мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
Атлар 40, 80 һәм 120  чакрымга чабыша. Чапкыннарның барысы да спорт остасына кандидатлар, бөтенроссия һәм халыкара ярышлар җиңүчеләре. Түбән Тәүдәдә алар тагын да зуррак ярышларда катнашу өчен квалификация ала.
 
Шулай ук бу көнне тамашачыларга концерт программасы, квест-уен әзерләнгән. Кунакларның ГТО нормаларын тапшыру һәм конкурсларда катнашу мөмкинлеге дә булачак. "Бие, Түбән Тәүде!" флэшмобын уздыру да күздә тотыла, диелә хәбәрдә.
 
  • Әлеге ярышлар 2014 елдан бирле үткәрелә. Чемпионат исемен йөрткән Тимур Насыйров Төмән өлкәсендә ат чабышларында еш катнаша торган булган. Моннан биш ел элек аның гомере вакытсыз өзелә. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10