ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Санкт-Петербургта Муса Җәлилне искә алдылар

27 август 2019, 08:46 , Фото: tatspb.tatarstan.ru

Санкт-Петербургта Муса Җәлилне искә алдылар Чарада Муса Җәлилнең истәлекле сүзләре һәм шигырьләре яңгырады.

(Казан, 27 август, "Татар-информ"). Кичә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты М.Җәлил һәйкәле янында тантаналы төстә чәчәкләр салу һәм шигырьләр уку булды. Чара Татарстан Республикасының Санкт - Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге тарафыннан оештырылды. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара бер минут тынлык белән башланып китте. Аннан соң М.Җәлилнең истәлекле сүзләре һәм шигырьләре яңгырады.

Бу чарада Санкт-Петербург милләтләр йорты вәкилләре, шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге һәм М. Җәлилнең кызы Люция Мусаевна Җәлилова катнашты.

Чара чәчәкләр кую белән тәмамланды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10