ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда трассада булган авариядә ике кешенең гомере өзелгән

27 август 2019, 08:19 , Фото: очевидцы

Татарстанда трассада булган авариядә ике кешенең гомере өзелгән Бәрелешү аркасында машиналарның берсе юл читенә төшеп киткән һәм янган.

(Казан, 27 август, "Татар-информ"). Татарстанда Казан-Оренбург трассасында ике кеше җитди авариянең корбаны булган. Бу хакта "Татар-информ"га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

"Бүген иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә Чистай районында ике "Лада" машинасы бәрелешкән. Нәтиҗәдә, машиналарның берсе юл читенә төште һәм янды", – дип сөйләделәр авария шаһитлары.

Ике машина шоферы да юл-транспорт һәлакәтендә үлгән. Күпсанлы имгәнүләр белән ике җиңел машинаның пассажиры хастаханәгә китерелде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10