ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Айдар Метшин: яңа мәктәп спорт мәйданчыгыннан һәркем файдалана алачак

27 август 2019, 06:00

Мондый белем бирү комплексларын кешеләрне җәлеп итү үзәкләренә әйләндерү бурыч итеп куела.

(Казан, 27 август, "Татар-информ"). Түбән Камада яшәүчеләр үз микрорайоннары территориясендә урнашкан яңа белем бирү объектларының инфраструктурасыннан файдалана алачак. Бу хакта кичә, җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә Айдар Метшин "Тема 37" мәктәбе мисалында җиткерде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

“Без заманында мондый мәктәпләр турында хыялланмадык та, ул бик якты, заманча, уңайлы килеп чыкты. Анда без булдырган барлык мөмкинлекләрдән: актлар залы, китапханә, универсаль спорт мәйданчыгы, мәктәп рестораны - барысыннан да микрорайонда яшәүчеләр дә файдалана алачак", -  диде шәһәр башлыгы. 

Безнең бурыч - мондый белем бирү комплексларын микрорайоннарда халыкның активлыгын арттыру өчен, кешеләрне җәлеп итү үзәкләренә әйләндерү, - диде Айдар Метшин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10