ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбендә ремонт эшләре бара

27 август 2019, 08:00 , Фото: atnya-rt.ru/

Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбендә ремонт эшләре бара Мәктәптә вак-төяк эшләр генә калган, шулай ук җиһазлар кайтарганны көтәләр.

(Әтнә, 27 август, "Татар-информ", "Әтнә таңы" ). Әтнәдә илкүләм проектларны тормышка ашыру уңаеннан эшләр дәвам итә. Бүгенге көндә “Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет учреждениесендә ремонт эшләре бара. Бу турыда район басмасы сайтында хәбәр ителә.

Уку йортының малайлар һәм кызлар өчен технология, тормыш иминлеге нигезләре, информатика бүлмәләрендә һәм шахмат зонасында ремонт илкүләм проектлар нигезендә оештырылган.

Мәктәп директоры Гөлүсә Рәхимҗанова сүзләренә караганда, ремонт эшләре төгәлләнеп килә. “Яңа уку елына тулысынча әзер булырбыз”, – ди ул. Мәктәптә вак-төяк эшләр генә калган, шулай ук җиһазлар кайтарганны көтәләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10