ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәттә яшәүчеләр үз балаларына Захра, Есения һәм Селена дигән исемнәр кушкан

27 август 2019, 04:00 , Фото: архив

Әлмәттә яшәүчеләр үз балаларына Захра, Есения һәм Селена дигән исемнәр кушкан Дүрт көндә Әлмәттә 56 бала туган.

(Әлмәт, 27 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары").  20 августтан алып 24 августка кадәрге вакыт аралыгында Әлмәттә 56 бала туган. Әлмәтлеләр үз балаларына Захра, Есения һәм Селена дигән исемнәр кушкан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

 Шулай итеп, дүрт көндә 23 малай һәм 33 кыз бала туган. Туган вакытта иң җиңел һәм авыр бала авырлыгы күрсәткечләре - 2286 һәм 4200 грамм.

Балаларга кушылган иң популяр исем Есения булса, сирәк очрый торганнары рәтенә Назар, Низам, Сабит, Амила, Захра, Лия, Селена, Сөмбел һәм Тея керә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10