ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Актаныш районының кыр батырларына чираттагы премияләр тапшырылды

26 август 2019, 23:00 , Фото: Ләйсән Тимерова

Актаныш районының кыр батырларына чираттагы премияләр тапшырылды Район башлыгы урынбасары кыр эшләре белән танышты һәм комбайнчылар белән очрашты.

(Актаныш, 26 август, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актаныш районы басу-кырларында 2019 ел уңышын җыйнап алу дәвам итә. Актаныш районында алсыз-ялсыз хезмәт куйган кыр батырларын хөрмәтләү дә даими башкарылып тора. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Узган атнада район башлыгының махсус премияләре “Агыйдел”, “Наратлы”, “Нур”, “Ташкын”, “Чәчер” хуҗалыгы уңганнарына тапшырылды.

“Агыйдел” хуҗалыгы җитәкчесе хакимиятнеке белән бергә үзенең премияләрен дә кыр батырларына тапшырып, аларны матур җиңүләргә җилкендерде. Татар Суыксуы җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре тәкъдим иткән концерт программасы да җир улларының күңеленә хуш килде.

“Нур” хуҗалыгы уңганнары акчалата премияләрне район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева кулыннан кабул итеп алды.

Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова исә “Ташкын” һәм “Чәчер” хуҗалыкларында тулы куәттә барган кыр эшләре белән танышып, комбайнчылар белән очрашты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10