ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстаннан Ильяс Хисамиев һәм Егор Тарасов WorldSkillsта махсус медальон алды

26 август 2019, 20:36 , Фото: архив/Михаил Захаров

Татарстаннан Ильяс Хисамиев һәм Егор Тарасов WorldSkillsта махсус медальон алды Алар 14-16 яшьтәге конкурсантлар төркемендә көч сынашты.

(Казан, 26 август, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). WorldSkills Kazan чемпионаты кысаларында узган WorldSkills Juniors бәйгесенең махсус медальонына Татарстаннан ике егет - Ильяс Хисамиев һәм Егор Тарасов ия булды. Алар 14-16 яшьтәге конкурсантлар төркемендә көч сынашты. 

Ильяс Хисамиев белән Егор Тарасов КНИТУ (КАИ) инженерлык лицее укучылары. Халыкара бәйгедә алар "Сәнәгать автоматикасы" һәм "Пилотсыз авиация системалары эксплуатацияләре" номинацияләрендә катнашты. 

Махсус медальоннарны егетләргә "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгенең Илһам Шакиров исемендәге концерт залында WorldSkills Juniors һәм Future Skills бәйгеләре җиңүчеләрен котлау бәйрәмендә тапшырдылар. 

  • WorldSkills Juniors юниорлар бәйгесе Мәктәп укучыларына һөнәр сайлауда юнәлеш бирүне максат итеп куя. Ул халыкара чемпионат кысаларында быел беренче тапкыр оештырылды. WorldSkills чемпионаты үзе исә 45нче мәртәбә узды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10