ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills Juniors чемпионы: Миңа өйрәткән күнекмәләрнең барысын күрсәттем

26 август 2019, 20:30 , Фото: Владимир Васильев

WorldSkills Juniors чемпионы: Миңа өйрәткән күнекмәләрнең барысын күрсәттем
 Яшел Үзәннән килгән юниор - алтын медаль иясе WorldSkills өлкәннәр ярышларында да җиңү яуларга җыена.

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Егор Никитин). «Ресторан сервисы» компетенциясендә WorldSkills Juniors чемпионатында алтын медаль яулаган Татарстан вәкиле Илария Баһаветдинова бүләкләүдән соң алган хис-кичерешләрен журналистлар белән уртаклашты һәм киләчәккә планнары турында сөйләде.

«Хисләр әйтеп бетергесез. Ярышлар барышында мин тулысынча җайлаштым һәм миңа өйрәткән барлык күнекмәләрне күрсәттем. Минем өчен берни дә авыр булмады», - диде Яшел Үзәннән WorldSkills Juniors чемпионатының 15 яшьлек призеры.

Ул «Ресторан сервисы» компетенциясен киләчәккә йөз тотып сайлавын да өстәде — кыз профессиональ бармен булырга ниятли. Әлеге һөнәрдә аны кешеләр белән аралашу һәм эш процессыннан рәхәтлек алу җәлеп итә.

Элегрәк Илария май аенда WorldSkills Russia чемпионатында катнашкан иде. Анда ул көмеш медаль яулады. Ул быелгы ярышларның катнашучылар арасында көндәшлеккә сәләтлелеге һәм масштабы ягыннан зур аерма булуын әйтте.

«Катнашучылар шактый күп, биредә төрле илләрдән вәкилләр бар. Һәм җаваплылык дәрәҗәсе күпкә югарырак», - дип йомгаклады Баһаветдинова. Ул киләчәктә WorldSkills өлкәннәр чемпионатының пьедесталын яуларга планлаштыруын да өстәде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10