ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстанда төшерелгән фильмнар аншлаг белән күрсәтелә

26 август 2019, 20:21 , Фото: архив

Татарстанда төшерелгән фильмнар аншлаг белән күрсәтелә Иртәгә "Мир" кинотеатрында Ренат Кәримов-Сайганың «Остазбикә» һәм Нәсүр Юрушбаевның «Нигез йорт» кыска метражлы фильмнары күрсәтеләчәк.

(Казан, 26 август, «Татар-информ»).  Татарстанда төшерелгән фильмнар бу көннәрдә «Мир» кинотеатрында аншлаг белән бара. Бу хакта «Татаркино» оешмасы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Казанда 23 августтан 31 августка кадәр Татарстан киносы көннәре бара. Әлеге вакыт эчендә тамашачыга 13 фильм тәкъдим ителә. Болар барысы да соңгы ике елда Татарстанда төшерелгән фильмнар.

«Татаркино» оешмасы хәбәр итүенчә, тамашачы символик бәягә заманча фильмнар карау өчен алдан билет алып куярга ашыга. Кинотеатрда фильм карау белән бергә аның режиссерлары белән аралашу мөмкинлеге дә тудырылган. Тамашачы фильмга карата фикерен әйтә, сорауларын бирә.

Бүген тамашачыга Фәрит Дәүләтшинның «Инсаф» фильмы тәкъдим ителде. Иртәгә Ренат Кәримов-Сайганың Гаяз Исхакый әсәренә нигезләнеп төшерелгән «Остазбикә» һәм Нәсүр Юрушбаевның «Нигез йорт» кыска метражлы фильмнары күрсәтеләчәк.

Татарстан киносы көннәре 31 августта Илшат Рәхимбайның «Әпипә» музыкаль комедиясе белән төгәлләнәчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10