ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда биатлон комплексы төзү турында киңәшмә үткәрде

26 август 2019, 20:06 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда биатлон комплексы төзү турында киңәшмә үткәрде
 Казанның Тынычлык бистәсендә «Динамо» спорт үзәге янында чаңгы-биатлон комплексын төзү планлаштырыла.

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Бүген Казан Кремлендә республикада чаңгы-биатлон комплексын төзү турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанның Тынычлык бистәсендә «Динамо» спорт үзәге янында чаңгы-биатлон комплексын төзү планлаштырыла. Проектта чаңгы трассалары, ату урыннары, трибуналар һәм вакс-кабиналар булдыру каралган. Төзелешне 5 этапта гамәлгә ашыру тәкъдим ителә.

Совещание по проекту строительства лыжной трассы на базе комплекса "Динамо" в ж.м. Мирный г. Казани

Яңа спорт комплексы территориясендә укыту-күнекмә җыеннары һәм төрле дәрәҗәдәге ярышлар уздыру өчен барлык шартлар да тудырылыр дип көтелә.

Рөстәм Миңнеханов республикада чаңгы спорты шактый уңышлы үсүен әйтте. Инфраструктура үсә, чаңгы базалары төзелә. Ул чаңгы-биатлон комплексына татарстанлылар арасында ихтыяҗ булачак, дип ышаныч белдерде һәм профильле ведомстволарга яңа спорт объектының проектын эшләргә кушты.

Совещание по проекту строительства лыжной трассы на базе комплекса "Динамо" в ж.м. Мирный г. Казани

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Рафаиль Гыйльманов, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10