ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

WorldSkills Juniors бәйгесендә Татарстан егете алтын медаль яулады

26 август 2019, 19:55 , Фото: Владимир Васильев

WorldSkills Juniors бәйгесендә Татарстан егете алтын медаль яулады Ренат Əхмәтшәрипов Казан тикшеренү техник милли университеты студенты.

(Казан, 26 август, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). WorldSkills Kazan чемпионаты кысаларында узган WorldSkills Juniors бәйгесендә Татарстаннан Ренат Əхмәтшәрипов алтын медаль яулады. Ул "Композитлар технологияләре" компетенциясендә җиңде.

Ренат Əхмәтшәрипов Казан тикшеренү техник милли университеты студенты. Ул үз компетенциясендә башта вузара, соңыннан региональ этапта җиңү яулап, Россияне халыкара чемпионатта тәкъдим итү хокукына ирешкән иде.

Мәктәп укучыларына һөнәр сайлауда юнәлеш бирүне максат итеп куйган WorldSkills Juniors юниорлар бәйгесендә 13 илдән 14-16 яшьлек конкурсантлар катнашты.

FutureSkills яшь профессионаллар бәйгесе исә WorldSkills Russia хәрәкәте инициативасы белән үткәрелде, анда 17 ил һәм регионнан, шул исәптән Австрия, Бельгия, Белоруссия, Германия, Һиндстан, Кытай, Сингапур, Россия, АКШ һ.б илләрдән конкурсантлар катнашты.

  • Барлыгы WorldSkills KAZAN 2019 чемпионаты бәйгеләрендә 66 илдән 1600 конкурсант 56 компетенциядә көч сынашты. Иртәгә “Казан Арена” стадионында чемпионатның йомгаклау тантанасы үтәчәк. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10