ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иртәгә Татарстанда яшен һәм көч җил көтелә

26 август 2019, 20:48 , Фото: архив

Иртәгә Татарстанда яшен һәм көч җил көтелә Төнлә һава температурасы +7..+12 градус булачак, көндез термометр баганалары +14 ..+19 градуска кадәр күтәреләчәк.

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Иртәгә иртән һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда бераз яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба секундына 17 метрга кадәр тизлектәге җил булыр дип фаразлана.

Төнлә һава температурасы +7..+12 градус булачак, көндез термометр баганалары +14 ..+19 градуска кадәр күтәреләчәк.

  • Элегрәк бу атна башында Татарстанга яңгырлар һәм салкыннар киләчәге хәбәр ителгән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10