ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ташкент шәһәрендәге татар яшьләре татар теле түгәрәге оештырган

26 август 2019, 19:29 , Фото: Энҗе Габдуллина

Ташкент шәһәрендәге татар яшьләре татар теле түгәрәге оештырган "Әлеге түгәрәк ял көннәрендә һәм бушлай уздырыла", - ди Татар яшьләре көннәренә Үзбәкстаннан килгән Сәлимә Мостаева.

(Казан, 26 август, "Татар-информ", Энҗе Габдуллина). Ташкент шәһәрендә татар теле түгәрәге эшли. Татар яшьләре көннәренә Үзбәкстаннан килгән Сәлимә Мостаева "Татар-информ" хәбәрчесенә үзләрендә татар телен өйрәтү буенча түгәрәк оештырулары турында сөйләде.

"Татар теле тирәсендә булган вазгыять безгә дә таныш. Шуны уйлап, без узган ел татар телен өйрәтү өчен бушлай түгәрәк оештырдык. Анда белемле укытучы укыта, без булышабыз", - диде ул. 
 
Аның сүзләренчә, җәй дәвамында түгәрәккә 15-20 кеше язылган. Дәресләр һәр атна саен ял көннәрендә үтә икән. Ул укыту өчен кайбер кирәкле китаплар булмавын да искәртеп үтте. 
 
Сәлимә татар яшьләре көннәре турында телеграм челтәре аша белгән. "Телеграмда татар телен өйрәнү буенча канал ачтым. Анда татар яшьләре көненең элеккеге җитәкчесе Алсу Хафизова керде һәм без аралашып киттек. Ул миңа бу чараның программасын җибәрде", - диде Сәлимә.
 
Үзбәкстанда 337 татар яши, аларның күбесе Ташкентта. Быелгы татар яшьләре көннәренә беренче тапкыр ике делегат килгән. Алар шушы татар телен өйрәтү проектын тәкъдим итәчәкләр. 
  • Татар яшьләре көннәре быел 26-30 август көннәрендә Борис Полевой исемендәге теплоходта 29нчы тапкыр уза. Анда 30 төбәк һәм ике чит илдән татар яшьләре катнашачак. Катнашучылар, су юлы белән барып, Түбән Новгород, Ярославль һәм Чабаксар шәһәрендәге татарлар белән күрешәчәк.
 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10