ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

WorldSkills әләмен тапшыруда катнашу өчен Казанга Кытай делегациясе килде

26 август 2019, 19:04 , Фото: gossov.tatarstan.ru

WorldSkills әләмен тапшыруда катнашу өчен Казанга Кытай делегациясе килде
 Кытайның Шанхае шәһәре 2021 елда һөнәри осталык буенча 46нчы дөнья чемпионаты хуҗасы булачак.

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Казанга КХР Халык сәяси консультатив советы рәисе урынбасары Ван Юнцин җитәкчелегендәге Кытай делегациясе килде. Алар 45нче WorldSkills дөнья чемпионаты ябылу тантанасында катнашачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы чара барышында Кытай вәкилләренә дөнья беренчелеге әләме тапшырылачак.  КХР делегациясе составына Ван Юнциннан тыш, Кытайның хезмәт ресурслары һәм социаль тәэмин итү министры Чжан Цзинань, Кытай Халык сәяси консультатив советының мәдәният һәм тарих комитеты рәисе урынбасары Ло Цзяи һәм башка рәсми затлар керде.

«Казан» халыкара аэропортында мәртәбәле кунакларны республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

«Сәфәрнең төп максаты - WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионаты ябылу тантанасында катнашу. Чара барышында Кытайга дөнья беренчелеге эстафетасы флагы тапшырылачак. 2021 елда WorldSkills дөнья чемпионатының Шанхайда узачагы турындагы карар WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионаты кысаларында узган WorldSkills International генераль ассамблеясында кабул ителде», – диделәр матбугат хезмәтендә.

Сәфәр барышында Кытай делегациясенең Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия вице-премьеры Татьяна Голикова, WorldSkills International президенты Саймон Бартли һәм чемпионатта Кытай катнашучылары белән очрашулары планлаштырылган.

Моннан тыш, делегация әгъзалары Казан Кремленә һәм Казан федераль университетына барырга җыена. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10