ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Мода технологияләре" компетенциясендә Казахстан вәкиле бирем вакытына сыешмаган

26 август 2019, 18:49 , Фото: Владимир Васильев

Модуль ике көн һәм 12 сәгать дәвам иткән.

(Казан, 26 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанда уза торган WorldSkills дөнья чемпионатында "Мода технологияләре" компетенциясендә Казахстан вәкиле бирелгән вакытка сыеша алмаган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә воркшоп менеджер ассистенты, Казан Технология һәм дизайн көллиятенең тегү лабораториясе мөдире Татьяна Дмитриева әйтте.

"Конкурсантлар "Патша Россиясе" темасына, биремгә туры китереп, пәлтә моделе уйлап табарга тиеш иде. Пәлтә ике якалы, кайтармалы кесәле, манжетлы җиңле булырга тиеш иде. Модуль ике көн һәм 12 сәгать дәвам итте. Казахстаннан катнашкан вәкил генә билгеләнгән вакытка сыеша алмады", - диде Татьяна Дмитриева.

Россия данын яклаган Казан кызы Эвелина Алтунян турында фикерен белдереп: "Безнең конкурсант молодец, биремне үти алды", - диде. Эвелина ярыштан соң "Татар-информ" хәбәрчесенә тәэсирләре белән уртаклашты.

Әлеге компетенцияне читтән Алабугадан килгән мөгаллимнәр дә күзәтеп тора иде. "Чемпионатны карарга килдек. Алабуга педагогика институтында инженер-технология факультетында педагоглар булып эшлибез. Ландшафтлы дизайн, мода технологияләре, эстетик косметология, ЧПУ станокларында эш компетенцияләре кызыклы", - диде Венера Минсабирова.

Ул, шулай ук, чәчәкләрдән композцияләр ясаучылар, зәркән сәнгате белән шөгыльләнүчеләр дә игътибарын җәлеп иткәнен әйтте. "Дөнья масштабындагы мондый чараның Казанда узуы әһәмиятле", - диде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10