ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

27 августта Казанда җәмәгать транспорты маршрутларының эше көчәйтелә

26 август 2019, 18:19 , Фото: kzn.ru

27 августта Казанда җәмәгать транспорты маршрутларының эше көчәйтелә WorldSkills Kazan 2019 көннәрендә Казанның кайбер урамнары буенча транспорт хәрәкәте чикләнде.

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). 27 августта Татарстан башкаласында «Казан Арена» стадионында узачак WorldSkills Kazan 2019 ябылу тантанасын уздыруга бәйле рәвештә җәмәгать транспорты маршрутларының эше көчәйтеләчәк. Бу хакта шәһәр Транспорт комитетында хәбәр иттеләр. 

28 августның 1.00 сәгатенә кадәр эш режимы түбәндәге маршрутлар буенча озайтылачак: 1 нче троллейбус маршруты, 5 һәм 6 номерлы трамвай маршрутлары, 1, 6, 10, 10а, 15, 22, 29, 33, 35, 35а, 36, 37, 43, 45, 46, 47, 49, 54, 55, 60, 62, 63, 74, 75, 89, 91 автобус маршрутлары.

Шулай ук метрополитен 28 августның 1.00 сәгатенә кадәр эшләячәк.  

27 августта 23.00 сәгатьтән «Казан-Арена» футбол стадионы» тукталыш пункты янында Ямашев проспекты буенча 5нче номерлы трамвайлар маршрутның ике юнәлешендә, шулай ук автобуслар  Себер тракты, Адоратский урамы юнәлешендә торачак.

22.30 сәгатьтән башлап 1нче номерлы маршрут троллейбуслары Чистай урамындагы «Адоратский ур., 1а» тукталыш пункты районында урнаштырылачак.

  • 26 августтан Казанның кайбер урамнары буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10