ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"WorldSkills"та Татарстан һәм Мәскәү вәкилләре күлле бакча ясаган

26 август 2019, 18:12 , Фото: Владимир Васильев

"Ландшафт дизайны" компетенциясендә барлыгы 24 кеше көч сынаша.

(Казан, 26 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстаннан Лубян урман техник көллияте студенты Станислав Козырев, Мәскәүдән Глеб Плахотнюк WorldSkills дөнья чемпионатында күлле бакча ясауда осталыгын сынады. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә воркшоп менеджер Карине Мхитарян сөйләде.

"Ландшафт дизайны" компетенциясендә барлыгы 24 кеше катнашкан. Биремне үтәү өчен аларга 21 сәгать бирелгән.

"Берничә модуль булды. Баскычлардан башладылар, аннары каскад, күл, күпер ясарга тиешләр иде. Бүген клумбага үсемлекләр утырталар. Соңгы модуль- рейкалардан декоратив дивар, "яшел" стеналар", - диде Карине Мхитарян.

Россия вәкилләренең шансларын ул югары бәяләде. "Без яхшыга өметләнәбез", - диде.

Материаллар барысына да бертөрле бирелгән. "Әзер комлык, металл, агач, уңдырышлы җир, бизәү ташлары, диварларга модульлар, декоратив элементлар бирелде. Горводзеленхоз юкә агачы бирде. Иганәчеләр төрле җиһаз-җайланмалар белән тәэмин итте", - дип сөйләде Карине Мхитарян.

Аның сүзләренчә, Татарстан вәкиле дөнья чемпионатында беренче тапкыр катнаша. Майда Россия чепионатында республика вәкилләре бу компетенциядә беренче урынны алганын әйтте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10