ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстан Президенты «Татнефтехиминвест» утырышын уздырды

26 август 2019, 18:00 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Президенты «Татнефтехиминвест» утырышын уздырды
 Рөстәм Миңнехановка Күп функцияле үзәкләрдә һәм республиканың эре компанияләрендә сөйләм телен аңлый торган интерфейслар кертергә тәкъдим иттеләр.

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка күп функцияле үзәкләрдә һәм эре компанияләрдә сөйләм теле интерфейсларын кертергә тәкъдим иттеләр. Сүз табигый телне аңлау өчен ясалма интеллект куллану турында бара.

«Когнитив ассоциатив системалар берләшмәсе» ҖЧҖ генераль директоры Вадим Филиппов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында әнә шундый тәкъдим белән чыгыш ясады.

Заседание Совета директоров ОАО "Татнефтехиминвест-холдинг"

«Без 20 елдан артык нейрочелтәр технологияләрен эшләү белән шөгыльләнәбез. Без тулысынча үзебезнең җиһаз һәм программа тәэмин ителеше белән эшлибез. Рус, инглиз һәм казах телләрендә системабыз бар. Без татар теле белән эшләргә әзербез дип төгәл әйтә алам», - диде Филиппов.

Татарстанда компания республика гражданнары өчен цифрлы ярдәмче — диалог системасын булдырырга тәкъдим итә. Мәсәлән, дәүләт хезмәтләре, хакимият өчен тәкъдимнәр, табибка язылу, эшкә урнашу һ.б. буенча сорауларга җаваплар модульләре карала.

Заседание Совета директоров ОАО "Татнефтехиминвест-холдинг"

«Нефть химиясе индустриясе предприятиеләренә килгәндә, безгә андый юнәлешләр кызыклы булыр кебек. Беренчесе - бу мәгълүматлар базасына тавыш интерфейслары. Икенчесе - тавыш интерфейсы өчен җиһазлар. Катлаулы техник җайланма белән сөйләшеп, кайда, нәрсә ватылуын ачыкларга мөмкин булачак», — диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов компания тәкъдимнәрен хуплады. Ул республика хакимиятен Төмән эшләүчеләре системасы таң калдыруын әйтте. «Дәүләт хезмәтләре, тел һәм компанияләр белән эшләү — аларны [технологияләрне] җәлеп итәргә кирәк. Бу бик кызыклы. Сезнең белән актив хезмәттәшлек итәчәгебезгә ышанам», — диде Татарстан Президенты.

Заседание Совета директоров ОАО "Татнефтехиминвест-холдинг"
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10