ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татар яшьләренең проектлары бер миллион сум грант ота алачак

26 август 2019, 18:37 , Фото: Энҗе Габдуллина

Татар яшьләренең проектлары бер миллион сум грант ота алачак "Конкурслар проектларны продуктка әверелдерә", - диде яшьләр эшләре министры урынбасары Тимур Сөләйманов.

(Казан, 26 август, "Татар-информ", Энҗе Габдуллина). Татар яшьләре көннәрендә тәкъдим ителәчәк проектлар киләчәктә бер миллион сум ота алачак.  Бу турыда яшьләр эшләре министры урынбасары Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

"Монда яшьләр үз проектларын тәкъдим итәчәк. Безнең максат - аларны тулыландыру, үстерү. Алар әлеге проектларын үз төбәкләрендә башлап җибәрерлек булырга тиеш", - диде ул.
 
Тимур Сөләйманов татар яшьләре көннәрендә каралачак проектлар киләчәктә министрлык тарафыннан үткәреләчәк конкурсларда катнашачак дип әйтте.
 
"Бу чараны конкурска сайлап алу туры дип уйламагыз. Барысы да катнаша ала. Бу конкурслар проектларны продуктка әйләндерә. Катнашучылар 1 миллионга хәтле грант ота алачак", - диде ул. Аның сүзләренчә, беренче конкурска анонс сентябрь аенда чыгачак. 
  • Татар яшьләре көннәре быел 26-30 август көннәрендә Борис Полевой исемендәге теплоходта 29нчы тапкыр уза. Анда 30 төбәк һәм ике чит илдән татар яшьләре катнашачак. Катнашучылар, су юлы белән барып, Түбән Новгород, Ярославль һәм Чабаксар шәһәрендәге татарлар белән күрешәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10