ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Путин Казанда WorldSkills Россия җыелма командасы белән очрашачак

26 август 2019, 16:26 , Фото: архив kremlin.ru

Путин Казанда WorldSkills Россия җыелма командасы белән очрашачак Россия Президенты сишәмбе көнне Татарстанга эш сәфәре белән килә.

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Казанда WorldSkills 2019 дөнья чемпионатында катнашучылар белән очрашачак һәм «Казан Арена» стадионында узачак чемпионатның ябылу тантанасында чыгыш ясаячак. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Президент Казанда 22-26 августта узган WorldSkills һөнәри осталык буенча 45нче дөнья чемпионатының ябылу тантанасында катнашачак. Халыкара ярышларда катнашучылар алдында чыгыш ясаудан тыш, Владимир Путин Яшь профессионаллар Россия җыелма командасы һәм WorldSkills International президенты Саймон Бартли белән дә очрашачак», – диделәр матбугат хезмәтендә.

  • Рәсми рәвештә Россия Федерациясе WorldSkills International оешмасына 2012 елда керде һәм халыкара хәрәкәтнең 60нчы иле булды. Дөнья чемпионатын уздыру хокукын россиялеләр, Франция һәм Бельгияне узып, 2015 елда Сан-Паулуда отты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10