ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Саксония һәм Тюрингия башлыклары Миңнехановка чемпионатны уңышлы үткәрүне теләде

26 август 2019, 16:21

Казанда һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатының ябылу тантанасында РФ Президенты Владимир Путинны көтәләр.

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Алексей Угаров). Германиянең Саксония һәм Тюрингия федераль җирләре хөкүмәтләре башлыклары, WorldSkills чемпионатын уңышлы уздыруны теләп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка телеграммалар җибәрде.

«2013 елда Саксония Лейпцигта WorldSkills чемпионатын кабул итү хокукына ия булды. Бүгенге көнгә кадәр чит ил партнерларым бу чара турында искә алалар. Шуңа күрә мин Казанда чемпионатны әзерләгәндә Татарстан оештыру комитетының Лейпцигтагы чараны уздыру тәҗрибәсенә һәм һөнәр палаталары тәкъдимнәренә таянуына аеруча шат», - дип язган телеграммада Саксония Премьер-министры Михаэль Кречмер.

«Сезгә һәм бөтен Татарстан Республикасына WorldSkills 2019 чемпионатын уңышлы уздыруны телим һәм тиз арада очрашуга ышанам», - дип өстәгән ул.

Үз телеграммасында Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов WorldSkills дөнья чемпионатын Олимпия уеннары белән чагыштырды.

«Бу чемпионат - югары профессиональ казанышлар өлкәсендәге Олимпиада. Ул фәнни-техник прогресс хакына һөнәрләр дөньясының өзлексез үсеше һәм укучыларның белеменә һәм күнекмәләренә карата куелган югары таләпләр турында сөйли алачак. Сезгә чемпионатны уңышлы уздыруыгызны, ә яшь катнашучыларга – искиткеч тәэсирләр, яңа дуслар һәм озакка җитәрлек җылы хатирәләр телим», – диде Бодо Рамелов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10