ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkillsта аерым илләрнең "Киләчәк компетенцияләре"нә кызыксынуы зур

26 август 2019, 16:35 , Фото: Владимир Васильев

WorldSkillsта аерым илләрнең WorldSkills тарихында беренче тапкыр яңа 25 компетенция кертелгән.

(Казан, 26 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанда уза торган WorldSkills дөнья чемпионатында "Киләчәк компетенцияләре" "Future Skills"ка АКШ, Франция, Кытай илләренең кызыксынуы аеруча зур. Бу хакта "Казан Экспо" үзәгендә матбугат конференциясендә Ворлдскиллс Россия "Яшь профессионаллар" берлеге генераль директоры Роберт Уразов әйтте.

"Junior Skills һәм Future Skills ярышлары бер вакытта тәмамланырга тиеш иде, ләкин Future Skillsта әле кызу бәхәс бара. Кем белән дисезме? Франция, Кытай, АКШ", - диде Роберт Уразов.

Ул киләчәк компетенцияләренең әһәмиятен билгеләп үтте. Аның фикеренчә, 2021 елда чемпионатны кабул итәчәк Шанхай шәһәре әллә ни үзгәреш кертмәсә дә, 2023 елда Франция чемпионатта Россиянең киләчәк компетенцияләрен кертү тәҗрибәсеннән файдаланачак.

  • "Future Skills "Киләчәк компетенцияләре"нә авыл хуҗалыгы биотехнологияләре, блокчейн технологияләрне кулланып карарлар эшләү, композитлар технологиясе, сәнәгать дизайны, сәнәгать робототехникасы, мобиль кушымталар ясау, квант технологияләре, пилотсыз авиацион системалар эксплуатациясе, цифрлы игенчелек, роботлаштырылган эретеп ябыштыру, лазер технологияләре һәм башкалар керә.

WorldSkills тарихында беренче тапкыр чемпионат программасына цифрлы икътисад шартларында ихтыяҗ зур булган перспектив һөнәрләр буенча ярышлар кертелде. Конкурстан тыш барлыгы 25 компетенция, алар буенча 17 илдән 170тән артык конкурсант катнаша. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10