ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills җиңүчеләре Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында игълан ителә

26 август 2019, 17:27 , Фото: Владимир Васильев

WorldSkills җиңүчеләре Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында игълан ителә WorldSkills Juniors һәм Future Skills бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы башланды.

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында WorldSkills Juniors һәм Future Skills бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы башланды.

  • Илһам Шакиров исемендәге 3000 кеше сыйдырышлы концертлар залы быел 26 апрель, Габдулла Тукайның туган көнендә тантаналы төстә ачылган иде.

WorldSkills Juniors һәм Future Skills бәйгеләре халыкара WorldSkills KAZAN 2019 эшче һөнәрләр чемпионаты кысаларында үткәрелде.

Мәктәп укучыларына һөнәр сайлауда юнәлеш бирүне максат итеп куйган WorldSkills Juniors юниорлар бәйгесендә 13 илдән 14-16 яшьлек конкурсантлар катнашты.

FutureSkills яшь профессионаллар бәйгесе исә WorldSkills Russia хәрәкәте инициативасы белән үткәрелде, анда 17 ил һәм регионнан, шул исәптән Австрия, Бельгия, Белоруссия, Германия, Һиндстан, Кытай, Сингапур, Россия, АКШ һ.б илләрдән конкурсантлар катнашты.

Барлыгы WorldSkills KAZAN 2019 чемпионаты бәйгеләрендә 66 илдән 1600 конкурсант 56 компетенциядә көч сынашты. Иртәгә “Казан Арена” стадионында чемпионатның йомгаклау тантанасы үтәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10