ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Дмитрий Песков: WorldSkills - яңа кадрлар әзерләү системасы

26 август 2019, 16:00 , Фото: Владимир Васильев

Дмитрий Песков: WorldSkills - яңа кадрлар әзерләү системасы "Зур корпорацияләр WorldSkills хәрәкәте белән маркетинг һәм квалификцияле белгечләр әзерләү өчен хезмәттәшлек итә", - диде ул.

(Казан, 26 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). WorldSkills чемпионаттан яшь кадрлар әзерләү системасына әйләнде. РФ Президентының цифрлы һәм технологик үсеш мәсьәләләре буенча махсус вәкиле, Стратегик инициативалар агентлыгының "Яшь профессионаллар" юнәлеше директоры Дмитрий Песков шулай дип саный.

"WorldSkills - күптән инде чемпионат түгел. Россиядә бу яңа кадрлар әзерләү буенча система. Россия Ворлдскиллс академиясе 2017 елдан дистә меңнәр менеджер һәм осталар әзерли", - диде ул "Казан Экспо"да матбугат конференциясендә.

Аның сүзләренчә, зур корпорацияләр WorldSkills хәрәкәте белән маркетинг һәм квалификацияле белгечләр әзерләү өчен хезмәттәшлек итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10