ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkillsта катнашкан Казан кызы: Лидерлар өчлегенә керергә өметләнәм

26 август 2019, 15:44 , Фото: Владимир Васильев

WorldSkillsта катнашкан Казан кызы: Лидерлар өчлегенә керергә өметләнәм "Бирем катлаулы булды", - дип бәяләде Эвелина Алтунян.

(Казан, 26 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанда эшче һөнәрләр буенча 45 нче WorldSkills чемпионатында "Мода технологияләре" компетенциясе буенча ярыш тәмамланды. Казан кызы Эвелина Алтунян лидерлар өчлегенә керергә өметләнә. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

Эвелина Алтунян Казан илкүләм технологик тикшеренү университетында дизайн технологиясе юнәлешендә белем ала. Төп биремнәрнең берсе - "Патша Россиясе" темасы буенча пәлтә тегү.

"Бик дулкынландым. Нәтиҗәсенә битараф кеше генә дулкынланмыйдыр бу очракта. Гаилә дә, дуслар да килде, ярдәм зур булды. Чемпионат тәмам, ләкин балларны без ярышларны ябу тантанасында гына беләчәкбез. Мин лидерлар өчлегенә керергә өметләнәм", - диде Эвелина.

Конкурсант биремне авыр дип бәяләде. "Вакыт аз бирелде, катлаулы булды. Халык күп йөрде, башка компетенцияләрдән дә тавыш булды, кырыйдан карап торучылар да гел игътибарны читкә юнәлтте, ә бирем башкарганда бөтен игътибар бары тик эшкә генә юнәлгән булырга тиеш. Ләкин башкарып чыга алдым - пәлтәне тегеп бетерә алдык", - диде.

Пәлтәне постау тукымадан һәм юкарак синтетик тукымадан теккәннәр. "Пәлтә тегәсебезне белдек, ләкин һәр модульдә алдан билгеле булмаган элементлар бар иде, аларны эш башланганчы биш минут кала сайладык. Мәсәлән, кесәләр, якалар нинди буласын белмәдек. Безгә рәсемен стартка бер минут кала бирделәр", - диде Эвелина.

Ул Азия һәм Бразилиядән килгән көндәшләрнең көчле булуын бәяләде. WorldSkillsта катнашу тәҗрибәсенә килгәндә, Россия чемпионатында ул 2016 елда катнашкан булган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10