ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татар яшьләре көннәре рәсми рәвештә ачылды

26 август 2019, 15:34 , Фото: Энҗе Габдуллина

Татар яшьләре көннәре рәсми рәвештә ачылды Татар яшьләре көннәре быел 29нчы тапкыр уза.

(Казан, 26 август, "Татар-информ", Энҗе Габдуллина). Бүген "Идел" яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина Татар яшьләре көннәрен  рәсми рәвештә ачык дип игълан итте.

Татар яшьләре көннәре быел 26-30 август көннәрендә Борис Полевой исемендәге теплоходта 29нчы тапкыр уза. Анда 30 төбәк һәм ике чит илдән татар яшьләре катнашачак. Катнашучылар, су юлы белән барып, Түбән Новгород, Ярославль һәм Чабаксар шәһәрендәге татарлар белән күрешәчәк.
 
"Сезнең белән бер дулкында булуыма шатмын. Рәсми рәвештә татар яшьләре көннәрен ачык дип белдерәм", - дип Ләйсән Сафина катнашучыларны сәламләде.
 
Ләйсән Сафина, традиция буенча, сүзне узган ел татар яшьләре көннәре лидеры булып танылган Марат Ивановка бирде. Ул үз чиратында катнашучыларга уңышлар теләде. 
 
Ачылу тантанасы "Казан" елга портында узды. Тантанада Татарстан Республикасының вице-премьеры Васил Шәйхразиев, яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Тимур Сөләйманов, мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм башкалар катнашты. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10