ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills илчесе: Үз профессионалларыбызны тәрбияләргә кирәк

26 август 2019, 14:50 , Фото: Салават Камалетдинов

WorldSkills илчесе: Үз профессионалларыбызны тәрбияләргә кирәк
Казанда дөньякүләм һөнәри осталык чемпионаты югары дәрәҗәдә уза, ди Россия Хезмәт Герое.

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Егор Никитин). Хәзерге дөнья шартларында Россиягә конкурентлыкка сәләтле булу өчен югары квалификацияле профессионаллар әзерләү белән шөгыльләнергә кирәк. WorldSkills чемпионатында катнашу Россия яшьләренә һөнәри осталыкның дөньяви стандартлары буенча күнекмәләр алу мөмкинлеге бирә. Мондый фикерне журналистларга WorldSkills илчесе, Дәүләт Думасы депутаты һәм Россия Хезмәт Герое Владимир Мельник җиткерде.

Журналистлар белән аралашыр алдыннан Владимир Мельникны Kazan Expo үзәгендә чемпионатның ярышлар мәйданчыклары эше белән таныштырдылар һәм вакыйганың ничек оештырылуы турында сөйләделәр.

«Гомумән, мондый зур күләмле чарага әзерлек бик зур көч таләп итә. Казан һәрвакыт мондый проектларны югары дәрәҗәдә үткәрә белүе белән дан тотты», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Владимир Мельник.

Ул чемпионат павильоннары буйлап экскурсия вакытында үзе өчен бик күп яңалык ачуы турында әйтте. «Мин 30 ел шахтада эшләдем һәм эшче һөнәрләрнең асылын ишетеп кенә белмим. Әмма биредә егетләрнең осталык дәрәҗәсе бөтенләй башка», - дип билгеләп үтте WorldSkills илчесе.

Ул совет чорында илдә эшче һөнәрләр белгечләрен әзерләүнең тулы бер системасы эшләвен искәртте. Аннары ул юкка чыкты, әмма мондый белгечләргә ихтыяҗ калды.

«Безгә профессионалларны әзерләргә һәм моны иң югары дәрәҗәдә эшләргә кирәклеге ачык. Чөнки Россиянең дөнья базарында көндәшлеккә сәләтлелеге өчен безнең продукцияне дөнья стандартлары буенча әзерләнгән кешеләр булдырырга тиеш. Башка юл юк», - дип нәтиҗә ясады Владимир Мельник.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10