ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов белән БГӘ мәгариф министры эшче һөнәрләрне үстерү турында сөйләште

26 август 2019, 14:14 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов белән БГӘ мәгариф министры эшче һөнәрләрне үстерү турында сөйләште Татарстан 2017 елда Әбу-Дабида һөнәри осталык буенча WorldSkills International дөнья чемпионатын уздыру эстафетасын кабул итте.

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең мәгариф министры Хөсәен Ибраһим Әл-Хәммәди белән сөйләшүләр үткәрде. Алар эшче һөнәрләрне популярлаштыру өлкәсендә кайбер мәсьәләләр турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с Министром образования Объединенных Арабских Эмиратов Хуссайном Ибрагимом Аль-Хаммади

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бу көннәрдә Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills стандартлары нигезендә 45нче дөнья чемпионаты уза. «Без Әбу-Дабида WorldSkills дөнья чемпионатын уздыру эстафетасын кабул иттек һәм сездән күп нәрсәгә өйрәндек. Татарстанның Әбу-Дабида, 2017 елда WorldSkills Abu Dhabi һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатында алган тәҗрибәсе өчен рәхмәт», – диде Татарстан Президенты.

Республика җитәкчесе Берләшкән Гарәп Әмирлеге җыелма командасына Казанда узган чемпионатта яхшы чыгыш ясауларын теләде. Рөстәм Миңнеханов быелгы эшче һөнәрләр чемпионатына бик зур кызыксыну белдерүләрен әйтте. Аерым алганда, WorldSkills 2019 ачылышы тантанасында Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев катнашты. Һөнәри осталык буенча ярышларга көн саен меңләгән яшүсмер һәм яшь кеше йөри.

Эшлекле очрашу вакытында Татарстан Президенты һәм Берләшкән Гарәп Әмирлеге мәгариф министры шулай ук мәгариф өлкәсендә эшлекле элемтәләрне ныгыту, эшче һөнәрләрне үстерү һәм популярлаштыру мәсьәләләре турында фикер алышты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10