ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

WorldSkills катнашучысы Илнур Дәүләтшин: Биремне башкара алдым, мин канәгать

26 август 2019, 14:00 , Фото: Владимир Васильев

WorldSkills катнашучысы Илнур Дәүләтшин: Биремне башкара алдым, мин канәгать
"Биремне үтәгәндә каушамадым, үземне тыныч тотарга тырыштым", - ди ул.

(Казан, 26 август, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). WorldSkills дөнья чемпионатында катнашучы Чаллы егете Илнур Дәүләтшин "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ярыштан алган тәэсирләре белән уртаклашты. "Биремне башкара алдым, мин канәгать", - диде ул.

Илнур "Металл конструкцияләр җитештерү" компетенциясе буенча осталыгын күрсәтте. 13 илдән вәкилләр сызым буенча металл танк җыйды.

"Биремне үтәү әллә ни авыр булмады, уртача дияр идем. 1,5 ел әзерләндек. Моңа кадәр минем мондый әйбер эшләп караганым юк иде. Бу бирем сер иде. Биремне үтәгәндә каушамадым, үземне тыныч тотарга тырыштым, мораль яктан үземне моңа әзерләдем", - диде Илнур Дәүләтшин.

Ул чемпионатның Казанда узуы үзенә көч биргәнен әйтте. "Чит илгә караганда ярдәм күбрәк икәне тоелды. Абу Дабида дубляр булып барган идем, рус кешеләре әз иде. Монда Татарстаннан татар кешеләре дә, Россия халкы да күп. Кичә әти-әнием дә килде", - диде.

Җиңүгә шансларын ул түбәндәгечә бәяләде. "Бөтен кеше үзе турында беренче урынга чгармын дип уйлап тора, ирәгә нәрсә булыр инде, белербез", - диде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10