ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

WorldSkillsның мәдәни программасы: Кабан күле буенда «Галиябану» уйнала

26 август 2019, 13:06 , Фото: tat.karievteatr.ru

WorldSkillsның мәдәни программасы: Кабан күле буенда «Галиябану» уйнала Кариев театры кунакларга милли классиканы күрсәтергә тели.

(Казан, 26 август, “Татар-информ”). Кариев театры бүген Түбән Кабан күле Яр буенда «Галиябану» спектаклен күрсәтә. Спектакль WorldSkills һөнәри осталык чемпионатының мәдәни программасы кысаларында тәкъдим ителә.

«Бүген «Галиябану» спектаклен сайлавыбыз – кунакларга милли классикабызны күрсәтергә теләү. Анда фольклор да бар, милли костюмнар да, җыр-биюләр дә. Спектакль яр буенда ачык һавада уйналачак», - ди Кариев театры директоры урынбасары Лилия Гәрәева.

«Галиябану»да вакыйгалар су буенда бара. Шуңа да Кабан күле буена шушы спектакльне алып чыгасыбыз килде», дип өстәде ул.

  • Кариев театры WorldSkills һөнәри осталык чемпионатының мәдәни программасы кысаларында өч спектакльне театр сәхнәсендә күрсәтте. Болар – театрның соңгы премьералары «Шай-бу! Шәй-бү!», «Ләйлә белән Мәҗнүн» һәм «Тапшырыл...ган хатлар».
  • «Галиябану» музыкаль драмасын Мирхәйдәр Фәйзи пьесасы буенча Ренат Әюпов куйган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10