ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мәскәүдә Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар

26 август 2019, 13:00 , Фото: tatmsk.tatarstan.ru

Мәскәүдә Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар Әлеге чарада Мәскәү өлкәсенең хәрби-диңгез флоты частьләрендә хезмәт итүче Татарстан Республикасыннан килгән хәрбиләр дә катнашты.

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көнендә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге герой-шагыйрь Муса Җәлилнең һәйкәленә чәчәк салу тантанасын оештырды. Бу турыда Вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Муса Җәлилнең шигырьләре, җәлилчеләр турында истәлекле сүзләр яңгырады. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин шагыйрь һәм аның көрәштәшләрен искә алырга килгән һәркемгә рәхмәт әйтте.

«Нәкъ менә 1944 нче елның 25 нче августында татар төркеменең фашизмга каршы көрәшүче унбер совет патриотының Берлин читендәге төрмәдә урнашкан гильотинада башлары чабылды», – диде ул. Равил Әхмәтшин һәлак булган унбер кешенең исемнәрен искә төшерде.

Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәп укучылары Муса Җәлилнең шигырьләрен укыды. Очрашу герой-шагыйрь һәйкәленә чәчәк кую белән тәмамланды. Әлеге чарада Мәскәү өлкәсенең хәрби-диңгез флоты частьләрендә хезмәт итүче Татарстан Республикасыннан килгән хәрбиләр дә катнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10