ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Алабугада 23 яшьлек егет иске пристань тирәсендә баткан

26 август 2019, 12:44

Егет суга егылган һәм ярга кадәр йөзеп килә алмаган.

(Алабуга, 26 август, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Алабугада 23 яшьлек егет иске пристань тирәсендә баткан. Бу хакта бүген 75нче янгын сүндерү-коткару часте башлыгы Евгений Шумилов хәбәр итте.

«4.40 сәгатьтә Мамадыш водолазлары суга баткан егетнең мәетен чыгарган. Фаҗига иске пристань территориясендә булган. Ул анда дуслары белән йөргән», – дип сөйләде Евгений Шумилов.

Беренче мәгълүматлар буенча 23 яшьлек егет култыксага утырган һәм суга төшеп киткән. Егет ярга кадәр йөзеп чыга алмаган, ә дуслары ярдәм итәргә өлгермәгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10