ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда росгвардиячеләр чит ил кешесенә югалткан акча янчыгын кайтарганнар

26 август 2019, 12:23

Ир-ат WorldSkills чемпионаты ачылышына ашыкканда акча янчыгын төшереп калдырган.

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Казанда росгвардиячеләр чит ил кешесенә югалткан акча янчыгын һәм самолетка билетын кире кайтарганнар. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Ир-ат автомобильдән чыкканда акча янчыгын төшереп калдырган. Ул WorldSkills чемпионаты ачылышы тантанасына ашыгу сәбәпле, югалтуын абайламаган. Аның акча янчыгын «Казан Арена» тирәсендә парковкада Кәрим Магомедов белән Александр Хәлилов тапкан», – дип сөйләделәр Росгвардиядә.

Росгвардиячеләр табылдыкны полициягә тапшырган. Янчыкта 200 мең сум чамасы акча булуы ачыкланган.

Полиция белән чемпионат дирекциясе акча янчыгы хуҗасын ачыклаган һәм аңа югалткан әйберләрен тапшырганнар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10