ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Фуджикураның Мәскәүдәге башлыгы: Казан илнең югары технологияләр үзәге булачак

26 август 2019, 11:27 , Фото: Рәмис Латыйпов

Фуджикураның Мәскәүдәге башлыгы: Казан илнең югары технологияләр үзәге булачак Шуо Масутани әйтүенчә, Россия белән эшләүче Япония эшмәкәрләренең барысы да Татарстан турында югары фикердә.

(Казан, 26 август, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Япониянең электр җиһазлары, оптик чыбык җитештерү буенча махсуслашкан Fujikura Ltd (Фуджикура) компаниясенең Мәскәүдәге вәкиллеге башлыгы Шуо Масутани Казан Россиядә югары технологияләр җитештерү буенча үзәк булачак дип фаразлады. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

“Казанда югары технологияләргә зур игътибар бирәләр. Ул -  бу өлкәдә Россиядә лидер шәһәр. Киләчәктә Казан илдә югары технологияләр үзәге булачак дип уйлыйм. Сезнең бу өлкәдә тәҗрибәгез дә бар. Сез күп илләр белән аралашасыз”, - диде ул.

Шуо Масутани Казанның һәм Татарстанның белгечләр арасында билгеле булуын әйтте. “Россия белән эшләгән бөтен Япония эшмәкәрләре дә Татарстан турында хәбәрдар. Билгеле, беркайчан да Россиядә булмаган кешеләр белми торгандыр. Әмма минем белән эшләгән бөтенесе дә Казанны, Татарстанны белә, аларның бөтенесе дә сезнең турында югары фикердә”, - диде ул.

Компания вәкиле моңарчы Казанда бер тапкыр гына булган. “Шәһәрнең бик чиста һәм матур булуына сокландым. Инфраструктура үсеш алган, халык җитеш тормышта яши. Универсиада, спорт чемпионатлары узган. Билгеле, әгәр инфраструктура булмаса, оештыру урыны итеп сезне сайламаган да булырлар иде. Сездә әле киләчәктә дә зур чаралар узар, Казан андый чаралар өчен идеаль урын”, - диде Шуо Масутани.

Шуо Масутанидан нәрсә аеруча ошады дип сорагач, ул бармаклары белән өчпочмак ясап күрсәтеп көлде. “Мин өчпочмакны бик яраттым. Яшел төстәге милли киемнәрегез бик ошады. Мин япон, Азиядән, мин татарлар белән рухи якынлык та сизәм, сез күпмедер дәрәҗәдә Азия халкы. Кешеләргә мөнәсәбәт Азиячә, кешенең күңелен күрә, җанына үтеп керә беләсез”, - диде ул.

  • Фуджикура – төп офисы Япония башкаласы Токио шәһәрендә урнашкан, телекоммуникацион системалар, оптик чыбыклар җитештерү буенча махсуслашкан дөньякүләм предприятие. Аның барлык офисларында 58 мең кеше эшли. Компаниянең Мәскәүдәне вәкиллеге җитәкчесе Шуо Масутани Ворлдскиллс чемпионатындагы “Мәгълүмати кабель челтәрләре” компетенциясен җиһазлар белән тәэмин иткән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10