ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Быел Казанда Белем бәйрәме 2 сентябрьдә була

26 август 2019, 11:12 , Фото: архив

Быел Казанда Белем бәйрәме 2 сентябрьдә була Казан мәктәпләре уку елын якшәмбе, 1 сентябрьдә, дә башлый ала.

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Быел Белем көне дүшәмбе, 2 сентябрьдә узачак. Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә билгеле булды.

«Без Белем көнен 2 сентябрьдә үткәрергә киңәш итәбез. Әмма һәр белем бирү учреждениесе мөстәкыйль карар кабул итәчәк: теләсәләр — 1 сентябрьдә үткәрерләр, теләсәләр — икесендә, чөнки 1 сентябрь ял көне була», -  дип сөйләде Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов.

Аның сүзләренчә, быел Казан мәктәпләренә беренче тапкыр 19 мең беренче сыйныф укучысы барачак, 120 меңгә якын мәктәп укучысы каникуллардан килә.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләренә Белем көнен 1 сентябрьдә үткәрергә тәкъдим иткән, ул быел якшәмбегә туры килә.

«Уку елын 1 сентябрьдә башлау теләге - ата-аналарга һәм балаларга, гаиләләргә тулы составта бу бәйрәмгә килергә мөмкинлек бирү. Бу уку елына яхшы омтылыш булыр иде», - диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.
.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10